Пенсия фондында да хаклык юк икән...
Ирем бакыйлыкка күчте... Тормыш иптәшеңнең пенсиясен үз исемеңә күчерергә була икән дип, ишеткәнем бар иде. Шул максат белән Яшел Үзәнгә килдем.
Мин – 13 мең, ирем 19 мең ала иде. Пенсия фондындагы яшь кенә кыз: «Ирегез лаеклы ялга 6 мең сум белән чыккан булган, сезнең исемгә күчерсәк, шул ук сумма булачак», – дип шаккатырды. Нишләп 13 меңнән 6 меңгә күчерим ди инде мин?! Әллә дөрес әйтте, әллә юк, аптырап, бездә һич хаклык юк инде дип, кайтып киттем, кызлар.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев