Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете табылган

***

Оренбург өлкәсендә печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете табылган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига 21 сентябрьдә кич белән Аниховка авылында булган. Биредә шәхси йорт хуҗалыгында печән яна.

«Печән кибәненә ут капкан. Янгын сүндергәндә шул урында 11 һәм 13 яшьлек ике бала мәете табылды», – дигәннәр ведомствода.

Җинаять эше ачылган.

Интертат

Фото: https://t.me/su_skr56

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев