Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Өстемә гөнаһ алыргамы, нишләргә? (киңәш кирәк)

Миңа киңәш языгызчы, зинһар, үземнең башым эшләми. Миңа 51 яшь. Климакс башланды, дип уйладым, чынында авырга узганмын икән...

7-8 атна дип әйттеләр табиблар. Инде оныкларым да бар, ояты ни тора… Әле берсе дә белми. Кичә әйттеләр дә, йокым качты. Ирем үзең уйла ди. Бала бит ул, үтерәсем, гөнаһ эшлисем килми. Ике улым бар, хәзер йөрәк астымда кыз бала йөртәм кебек тоела…

Инде көн буе елый-елый йөрим, бик кайгырам. Саулыгым да яшь кызларныкы сыман түгел бит инде. Гөнаһы да зур...

Нишлим икән соң? Бәлки газет укучылар берәр киңәш бирер?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әстәгъфируллаһ, хәләл иреңнән бала табу нинди оят, нинди гөнаһ булсын ди? Аллаһ Тагалә биргән йөрәк җимеше бит ул! Сәер шул хәзерге заман хатыннары: гаүрәтләрен капламыйча урам буйлап йөрергә оялмыйча, иреннән бала табырга оялып йөриләр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу яштә ходай сезгә бала биргән икән,юкка түгелдер.өстегезгә гонах алмагыз,может бу бала сезгә картайган көнегездә зур терәк,таяныч булыр.ходай әйткән бит:бог дал ребенка,бог даст и на ребенка дип.бу минем фикерем,по жалуйста,акыл өйрәтә димәгез,уйлап карагыз әле.