Осиново бистәсендә КамАЗ хатын-кызны бәрдергән
Яшәеш

Осиново бистәсендә КамАЗ хатын-кызны бәрдергән

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү кеше гомерен өзүгә китерергә мөмкин!

КамАЗ белән идарә итүче 49 яшь­лек Казан кешесе юл йөрү кагыйдәсен үтәмәве аркасында, Осиново бистәсенең Садовая урамындагы көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле, төрле авырлык­тагы җәрәхәтләр белән, Яшел Үзән район Үзәк хастаханәсенә госпитализацияләнә.

 

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре узган атнада 881 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 532се – шәһәрдә, 349ы – районнан булган. 322 кешене госпитализацияләгәннәр: 234е – шәһәрдән, 88е – районнан.


Нет комментариев