12 – 18 гыйнварда янгын сүндерү хезмәтенә 5 чакыру килгән.
Фото: редакция архивыннан
Шуларның 1се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Комсомольская урамындагы 5нче йорттагы фатирда янгын, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан. Нәтиҗәдә, телевизор һәм өй җиһазлары янган, 45 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган.
Осиновоның Спортивная урамындагы 1нче йорт фатирында утның саксыз тәмәке тартудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта диван янган, 55 яшьлек ир һәлак булган.
Нет комментариев