Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Олы Ачасыр авылында пилотсыз очу аппараты төшеп шартлаган

9-15 февральдә эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 25е – шәһәрдә, 7се районда булган. 14 җинаять ачылган, 13е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм итү, 19 урлау, 8 мошенниклык булган.

Татарстан урамында, электрошокер кулланып 43 яшьлек иргә һөҗүм иткәннәр һәм 35500 сумлык әйберләрен талап алганнар. Моны элек хөкемдә булган 39 яшьлек хатын-кыз һәм, шулай ук, элек хөкемдә булган 24 яшьлек ир кылган.

Заикин урамындагы кибеттән 4423 сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча 26 яшьлек яшел үзәнле тотылган.

11 февральдә эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә Воронино авылыннан кара төстә, бензопила тавышы чыгарган, самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты турында хәбәр иткәннәр. Тикшерү-оператив төркем авылдан 500 метр ераклыкта аның ватылган кисәкләрен, канатларын, моторын тапкан.

Шул ук көнне Олы Ачасыр авылының телевизион вышкасы янында пилотсыз очу аппараты төшеп шартлаган. Тикшерү барышында пилотсыз очкычның ватыклары табылган.

Васильевода кибеттән кайтып килгән 71 яшьлек иргә күршесенең өч эте һөҗүм иткән. Күп санлы җәрәхәтләр белән зыян күрүчене район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев