Өлкән буын сайлауларда актив катнаша
№1507 сайлау участогына Яшел Үзәндә яшәүче Хәлимә Низамова һәм Анна Баринова да үз тавышын бирергә килде.
Хәлимә Хәйретдин кызына 93 яшь. Анна Васильевнага 89 яшь, ул 2нче мәктәп директоры булып эшләгән, ә соңыннан 14нче лицейда хезмәт иткән.
Алар өйдә тавыш бирү мөмкинлеге турында беләләр, әмма гадәт буенча сайлау участогына барып тавыш бирергә булганнар.
Хәлимә Хәйретдин кызына һәм Анна Васильевнага ныклы сәламәтлек, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев