Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләргә акча бирелә
Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249нчы Указы буенча, ана (гаилә) капиталына хокукы булган гаиләләрдә тәрбия ләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына, апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән, сертификат тулысынча тотылган булса да, акча түләнергә тиеш.
Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ул ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукына тәэсир итми.
Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин әйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, җирле органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. «Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды җитәкчесе.
– Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен, алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта, апрель-июнь айлары өчен түләүләр билгеләячәк».
Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасыннан бернинди өстәмә документлар тапшыру таләп ителми. Пенсия фонды барлык мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә үзе соратып ала.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фондына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның вакытын һәм көнен электрон сервис аша, шулай ук, Пенсия фонды идарәсе сайтының «Регион контакты/Бүлекчә структурасы» бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачык ларга була.
Гаиләләргә түләү мисаллары
- Ике баласы булган гаиләдә беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган, түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән булса, һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем әйткәндә, өч ай өчен – 30 мең сум.\
- Ике баласы булган гаиләдә беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган, түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән булса, гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.
- Өч балалы гаиләдә кече бала 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь туласы, түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән булса, апрель һәм май айларында гаилә - 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы - 40 мең сум.
- Бер баласы булган гаиләдә бала 2020 елның маенда туган, гариза август аенда бирелгән булса, гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак, май аеннан башлап һәр ай өчен – 5әр мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев