Балалар табиб-стоматолог эшен якыннан күрде, заманча җиһазлар белән танышты, дәвалау ысуллары һәм тешләрне дөрес карау турында кызыклы мәгълүмат алды.
Очрашу гади экскурсия генә түгел, ә чын мәгънәсендә һөнәр белән танышу булды. Мондый чаралар балаларның күзаллавын киңәйтә, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияли һәм киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итә.
- Чараны оештырган генераль директор Хуссам Мухамадович Эль-Шейкхка һәм бөтен коллективка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.
Нет комментариев