Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчесе НТВ телеканалындагы бәйгедә катнаша

«Ты супер!» Халыкара балалар вокаль конкурсы 2017 елдан НТВ телеканалында уздырыла һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашуын күздә тота.

Хәзерге вакытта 2025 елның көзендә чыгачак тугызынчы сезонга әзерлек бара. Вероника Богданова, Норлат балалар йорты тәрбияләнүчесе, сайлап алу турының барлык этапларын уңышлы үтте. Август башында проектта катнашучыларны Мәскәүгә вокал буенча педагоглар белән индивидуаль дәресләр алыр өчен чакырдылар, шул исәптән Верониканы да.

- Вероника бик талантлы кыз, без ышанабыз, ул бу искиткеч конкурста уңышка ирешү өчен бөтен көчен куячак! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.

Видео: Михаил Афанасьевның ВК сәхифәсеннән алынды

Фото: Рәйсә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев