Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәниләр дә шахматта оста

Октябрьдән декабрьгә кадәр «Яшел Үзән – 2021» шахмат марафоны старт алды.

Проект кысаларында башлангыч этапта шәһәр һәм районның белем бирү учреждение ләре базасында балалар, яшүсмерләр, гаилә командалары һәм ветераннар арасында шәхси-команда ярышлары уздырылачак.
Беренче этапта 23нче «Алтын башак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ярышырга өлгерде, 4нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкән һәм әзерлек төркемнәренә йөрүчеләр актив катнашты, барысы да грамоталар һәм бүләкләр алды.
Турнир нәтиҗәләре буенча команда һәм шәхси беренчелектә призерлар, җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда шахмат марафонына шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев