Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас…
Кеше китә, ә аның дөньялыкта кылган гамәлләре, нинди булуга карамастан, кешеләр күңелендә саклана. Гомер кыска – хәтер мәңгелек, дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Гади күзлектән караганда, җир йөзенә туган һәркем үзеннән соң ниндидер, иң якыннары өчен генә булса да, хатирә калдыра. Ә үзләреннән соң чын мәгънәсендә якты эз калдыру бөтен кешегә дә бирелмәгән, әмма андыйлар бар һәм шул исәптән безнең якташларыбыз арасында да.