Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Девизы: «Сыйфат – һәркемнең эше»

Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәмендә Европа сыйфат оешмасы билгеләгәнчә, ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак уздырыла, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе Халыкара сыйфат көне дип санала.

Россия Федерациясе Пре зи дентының 2021 елның 27 июлендәге Указы проекты бар. Ул продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне үстерү һәм яр дәм итү максатларында сыйфат көнен һөнәри бәй рәм итеп билгеләргә һәм аны ноябрьнең һәр икенче пән җе шәмбесендә билгеләп үтәр гә тәкъдим ителә.
2021 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы – 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр, ә көне 11 ноябрьгә туры килә һәм «Сыйфат – һәркемнең эше!» девизы астында бара.
Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында җитештерүчеләргә, эшкуарларга, гражданнарга һәм кулланучыларга югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтүнең мөһимлеге, заманча стандарт лар, җәмгыять һәм дәүләт тәэминаты өчен сыйфат техно логияләре кулланып, продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрү турында мәгълүмат җиткерү зарур.
Сыйфат атнасында Яшел Үзәннең кайбер ашамлыклар кибетләрендә дегустацияләр уздырыла. Ә Роспоребнадзор кулланучылар өчен кайнар линия телефоны ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев