Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Пенсионерны талаучы тиз тоткарлана

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә Яшел Үзәндә яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Пенсионер ханым йорт подъездында аңа таныш булмаган яшь кеше һөҗүм итүен сөйләп бирә.

Ачыкланганча, зыян күрүче өенә кайтканда аның артыннан йорт подъездына билгесез егет ияреп керә. Җинаятьче аны башта этеп җибәрә, башын стенага бәрә, йодрыгы белән битенә суга һәм кулыннан азык-төлек һәм акча салынган пакетын тартып ала.
Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре талаучының шәхесен берничә сәгать эчендә ачык лый. Ул хокук сакчыларына яхшы таныш булган 16 яшьлек яшүсмер булып чыга. Бу егет агымдагы елның маенда РФ ҖКның 161нче маддәсенең 2нче өлеше (талау) буенча 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән була. Зыян күргән пенсионер талаучыны таный. Нәтиҗәдә, яшүсмер РФ Җинаятьләр Кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарлана.
Алдан бирелгән шартлы җәза яшүсмерне акылга утыртмаган, үз гамәлләренә нәтиҗә ясамаган һәм тагын шундый ук җинаятен кылган. Хәзер юлдан язучыны тагын да катырак җәза көтә. Шартлы рәвештәгесе реаль срок белән тәмамланыр, мөгаен. Анысын суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев