Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тракторлы була язганда акчасыз калган

Интернет киң колач алган заманда нәрсә чын, нәрсә ялган икәнлеген тану бик кыен. Сайтларның да төрлесе бар. Аларда алам-сатам игъланнары да бихисап. Шулар арасында ялганчылар рәхәтләнеп кәсеп итә дә инде: зур техника да тәкъдим итә, кием-салымын да.

Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек ир сайттан трактор сатучыны тапкач бик шатлана. «Бәхет ниһаять миңа да елмайды», – дип, техниканы саткан җавап лылыгы чикләнгән ширкәт белән элемтәгә керә. Әмма сайт та, ширкәтнең үзе дә «сул» икәне ачыклана. Ягъни мошенниклар эше була. Нәтиҗәдә, тракторлы булына бик нык ышанган сатып алучы әлеге алу-сату махинациясе барышында 49500 сум акчасыннан колак кага. Бу очракта алданучыга теләсә нинди сайтларга ышанмаска иде, дип әйт сәк тә, мондый тозакка һәркайсыбызның эләгүе бар. Алданмас өчен башта сайт турында комментарийлар укырга кирәк тә бит. Алары да бик ышанычлы түгел. Гомумән, сайт турында белү дә зарур. Шуның белән бергә шәхси мәгълүматларыңны да сакларга. Шул ук вакытта товарны кулга төшермичә акчасын түләмәскә һәм башкалар, һәм башкалар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев