Яшел Үзәндә өстәмә вакцинация пункты ачылды
Яшәеш

Яшел Үзәндә өстәмә вакцинация пункты ачылды

Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы!

2021 елның 11 ноябреннән башлап «Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе»нең консультатив-диагностик сырхауханәсенә, яңа коронавирус йогышлы авыруны профилактикалау максатыннан, халыкны прививка ясатырга чакыралар.

Прививкалар ясау кабинеты эш көннәрендә (дүшәмбе-җомга) 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли: Яшел Үзән шәһәре, Карл Маркс ур., 5 йорт.

Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булу мәслихәт.

Үз сәламәтлегегезне һәм тирә-юньдәгеләрнең саулыгын саклагыз!

 


Нет комментариев