Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас…
Кеше китә, ә аның дөньялыкта кылган гамәлләре, нинди булуга карамастан, кешеләр күңелендә саклана. Гомер кыска – хәтер мәңгелек, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гади күзлектән караганда, җир йөзенә туган һәркем үзеннән соң ниндидер, иң якыннары өчен генә булса да, хатирә калдыра. Ә үзләреннән соң чын мәгънәсендә якты эз калдыру бөтен кешегә дә бирелмәгән, әмма андыйлар бар һәм шул исәптән безнең якташларыбыз арасында да.
Матур эшләрең аркасында дөнья да яхшы атың калу, ничә ел гомер итүең белән бәйле түгел. Бар яшьли китеп тә, күп нәрсәгә өлгерүчеләр, бар йөз ел яшәп тә, барыбызга да билгеле герой-шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, чыпчык тезенә җитәрлек кенә дә берни кылмаганнар.
Бүгенге моңсу көзге көннәрдә, газетабызның якын дус ты һәм иганәчесе булган Рафикъ Бәхтияров турында искә алмый мөмкин түгел. Хәер, аны бер без генә түгел, бик-бик күп ләр олы рәхмәтләре, изге догалары белән телгә ала торгандыр. Игезәк бертуганнар Рафикъ белән Рәшитне, заманыбызның зәһәр һәм рәхимсез таҗлы зәхмәте, ике атна аерма белән бер-бер артлы якты дөньядан алып киткәненә бер ел... Икесенең дә урыннары җәннәттәдер дип ышанасы килә, чөнки алар Бәхтияровлар нәселенә хас игелекле, ярдәмчел һәм киң күңеллеләр иде. Яхшылыклары җир өстендә, халык күңелендә калды. Бакырчы авылы уртасында нур чәчеп «Суфия» мәчете балкып утыра, аларның финанс ярдәме белән башкарылган эшләр, киң колачлы бәйрәмнәр, мохтаҗларга шәхсән булышулары – барысы да күз алдында һәм хәтердә.
Инде хәзер энекәше белән болай да бертигез хезмәттәшлек иткән, һәр эшендә терәге булган апалары Әлфия ханым Бәхтиярова игелекле гамәлләрнең дәвамчысы. Ул, шулай ук, ра йоныбызның бердәнбер татар басмасына битараф калмыйча, «Яшел үзән»ебезне ярдәменнән ташламый, Аллаһның рәхмәтләре яусын аңа! Редакциябезгә булышу гына түгел әле, авылдашларына ярты еллыкка подписка да бүләк итте!
Дәвамын "Яшел Үзән" газетасының №85 санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев