Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Нигә сиңа андый авыру ир», «нормальный мужик тап», «ул сиңа тиң түгел»

Кызлар, киңәшем шул, ышанычлы ирне беркайчан да акчага алыштырмагыз! Бөтен тормышыгыз артка тәгәри, белегез!

Беренче ирдән – алимент, икенчесеннән хезмәт хакы

...Хәзерге кызлар, элекке – ире өчен утка да, суга да керүче, артыннан Себергә китүче, йорт тирәсендә ярдәм итүче һәм гаилә учагын саклаучы хатыннардан бик ерак тора. Алар хәзер төпле үрнәк алырлык классик әсәрләр укымый шул, ирләреннән аерылган яшь хатыннарның бер-берсенә киңәш бирүче форумнарда, интернет челтәрләрдә утыра. Гомерем буе аралашып яшәгән дус хатынымның кызы шундыйлардан.

Алсинәнең (исемен үзгәртәм) иптәш кызлары 18 яшендә кияүгә чыгып бетте. Ә аңа инде 19 яшь иде һәм йөргән егете белән сүзгә килеп, тегесе моны ташлады. Шуңа күрә ул аңа, башкалар кебек үк кияүгә чыга алуын исбатлауны максат итеп куйды.
Социаль челтәрләрдә берничә егет белән танышып, языша башлады. Бер айдан соң очрашыр­га килешкәннәр. Беренче кайсы килә – шуңа кияүгә чыгам, дип карар иткән. Килгән егет Алсинәгә бик ямьсез булып күренгән. Тик ул егеткә ошаган. Кыз тегеңә зарланырга тотынган: имеш, әти-әнисе аны яратмый, һәрберсе яңа пары белән яши, аның турында кайгыртучы да юк һәм яшәр урыны да юк.
Яхшы күңелле егет моны өйләренә алып кайткан. Бер елдан туй ясадылар. Мәҗлестә дә Алсинәнең ирен яратмавы, аңа гел кычкырып кына торуы күзгә ташланды.
Яшь ир иртәдән төнгә кадәр эшләсә дә, зур хезмәт хакы алмаган. Алсинә бала белән өйдә утыра. Урамда күрше-тирәдә яшәүче үзе кебек яшь әниләр белән танышып, аларга кергәләп йөри башлый. Менә шунда берсеннән, ничек кыйммәтле әйберләр алыр­га акча җиткерүе турында сорый. Ул хатын да эшләми, иренең дә хезмәт хакы күп түгел. Әмма ул беренче баласына аерылган иреннән яхшы алимент ала икән. Алсинә дә әйтеп куя: «Сиңа везет! Мин дә шулай телим!»
Ире ял көннәрендә дә эшләргә тырыша. Аннан арып кайта да, ава. Еш кына салкын тиеп тә авырый башлый, чөнки салкында да, яңгырда да төзелеш тукталып тормый.
Интернеттагы үзе шикелле үк башсыз яшь хатыннар моңа киңәш бирә: «ниемә сиңа андый авыру ир», «нормальный мужик тап», «ул сиңа тиң түгел»... Икенче берләре мактана: «ирем белән аерылышкач, чын мәхәббәтемне очраттым», «икенче тапкыр бизнесменга кияүгә чыктым һәм неудачник ирем белән аерылышуыма бер тамчы үкенмим»...
Алсинәнең шундый «подругалар» белән аралашкач, бете котыра башлый, аның да бай һәм рәхәт яшисе килә. Гаиләдә ызгышлар китә, аерым бүлмәдә йок­лый башлый. Ире эштә вакытта аның дустын кунакка чакырып, махсус көнләштерә. Биш айлап шулай иренең нервыларында уйнаганнан соң, аерылыша болар.
Хәзер Алсинә, хыялланганча, алимент ала. Суммасы ярыйсы гына, чөнки ире намуслы һәм тәртипле иде. Ә, үзенә өйләнер дип өметләнгән бизнесменының эше янды һәм баласыз, яшь кызга өйләнде. Алсинә әнисе янында яши һәм үзеннән шактый олырак, акчалата ярдәм итүче сөяркәсенә кияүгә чыгарга хыяллана.
Әй, балалар, балалар... Шул кызы аркасында иптәш хатынымның кай җирләрендәге йоннары агаргандыр инде, бик борчыла. Ә тегесе юләр кебек, авызын ерган, хи-хи-маха килеп йөрүен белә. Ул сөяркәсенә кызы белән үзен бик кирәк дип уйлыйдыр инде. Шундый яхшы, төпле ире – терәге бар иде, ә хәзер нәрсә?! Акчасын да табар иде әле, яшьләр бит. Аның кадәр начар хезмәт хакына селкенеп йөрмәгән инде ул да, аның хатынына җитмәгән, менә шул. Фатиры, машинасы бар, ашарга-эчәргә җитә – тагын ни кирәк?! Кызлар, киңәшем шул, ышанычлы ирне беркайчан да акчага алыштырмагыз! Бөтен тормышыгыз артка тәгәри, белегез!
 

Осиноводан Рәмзия булам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев