Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен йолдызнамәләргә ышанырга ярамый?

- Мин йолдызнамә укырга яратам һәм анда язылганнарның күбесе чынга да аша. Әмма аларга ышанырга ярамый дип укыдым. Нигә? Күпләр өченбу бер кызык кына. Аңа табынып утырмыйбыз бит инде.

Әлеге сорауга җавапны, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.👇 

- Исламда астрология практикасы гына түгел, ә астрологка бару, алда ниләр булачагын сорау, астрология буенча китаплар сатып алу, уку, шулай ук йолдызнамәтөзү һәм уку тыела. Бу яшерен нәрсәләрне белү белән бәйле. Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди: «(И, Мөхәммәд) Әйт: күктә дә, җирдә дә яшерен нәрсәләрне Аллаһтанбашка һичкем белми, мәгәр Аллаһ үзе генә белә. Алар кайчан терелтеләчәкләрен дә белмиләр» («Ан-Намль» сүрәсе, 65нче аять).

 Астрология күбесенчә киләчәкне алдан әйтү өчен кулланыла, ә аны төзүчеләр күрәзәчеләр булып санала. Шулай итеп, үз йолдызнамәсен укыган һәм анда язылганнарга ияргән кешеләр Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) васыятьнамәсендә әйткән: «Күрәзәчегә якынлашып, аңардан берәр нәрсә турында сораган кешенең көндәлек  намазы кырык көн һәм төн дәвамында кабул ителмәячәк» дигән кагыйдәгә эләгә.

Әгәр кеше астролог әйткән сүзләргә яки астрология китапларында язылган йолдызнамәгә ышанса, ул пәйгамбәр әйткәнчә көферлеккә (имансызлыкка) керә: «Күрәзәче яки язмышны алдан әйтүчегә мөрәҗәгать иткән һәркем Мөхәммәдкә иңдерелгәнгә ышанмый». Бу хәдис күрәзәче өчен дә, астролог өчен дә хак. Алар икесе дә киләчәкне әйтә.Астрологның йолдызнамә фаразы, гадәти язмышны күрәзәләүченеке кебек үк, таухидның фикере белән капма-каршы.

  Астрологиягә һәм йолдызнамәләр төзүгә ышану Ислам тәгълиматы белән ачыктан-ачык каршылыклы. Асылда, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итү - Аллаhбилгеләнгән язмышыннан качарга маташуның буш омтылышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев