«Нервыдан үләсең килмәсә, тизрәк кач, артыңа да әйләнеп карама. Ун хатын алса да, ул гомердә үзгәрмәячәк!»
«Хат килде» сәхифәсендә чыккан «Чит кешеләр алдында ирем гел кимсетә» дигән хатны укыгач, җен ачуларым чыкты, кызлар, шуңа шалтыратам.
Наилә, акыллым, балаларың юк бит әлегә, тизрәк ычкын ул кешедән! Шулай мыскыл итә икән, балаларыгыз булса, күзеңне дә ачтырмаячак. Ул бит сине бөтенләй яратмый. Гафу үтенүе – күз буяу гына. Синең йомшак ягыңны сизгән ул. Хәзерге заманда үзеңне ирдән мыскыл итеп торыргамы? Әти-әниең бардыр бит, илдә чыпчык үлми, дип әйтәләр. Нервыдан үләсең килмәсә, тизрәк кач, артыңа да әйләнеп карама. Ун хатын алса да, ул гомердә үзгәрмәячәк. Ике-өч бала белән аерылалар әле – берсе дә үлми. Киресенчә, бәхетле тормышта яшиләр.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев