Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

МХОга яшь егетләрне «җәлеп итүче» дәүләт хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган

***

Түбән Кама районында МХОга җәлеп итү өчен (гәрчә алар карарны үзләре кабул итсәләр дә) акча алган чиновник тоткарланган.

Тикшерүчеләр фикере буенча, административ-техник инспекция бүлеге җитәкчесе Илдар Сафиуллин конрактникларга документлар рәсмиләштергән вакытта үз фамилиясен язарга кушкан. Рефералка шулай эшли – һәр яшь егет өчен дәүләт хезмәткәре 87 мең акча ала. Бер очракта акчалар аның Ринат исемле фамилиядәшенә (ә бәлки туганына) күчерелә. Дәүләт хезмәткәре әлеге схеманы ким дигәндә өч тапкыр кулланган.

Прокуратура таләбе буенча тикшерү комитеты хезмәт урыныннан файдаланып мошенниклык кылган өчен чиновникка карата җинаять эше кузгаткан. Сафиуллин 18 июньгә кадәр өй арестына алынган.

Фото: Mash Iptash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев