Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль контракт төзүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

2026 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт социаль ярдәме турында» федераль законга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Яңа тәртип буенча, МХОда катнашучылар шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрү өчен социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен гаиләнең уртача керемен исәпкә алмыйча ала алачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге мөмкинлектән МХО катнашучылары бер тапкыр гына файдалана ала. Моның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

  • МХО катнашучысы хәрби хезмәттән азат ителгән яки контракт срогын тәмамлаган булырга тиеш;
  • билгеләнгән тәртиптә эшсез яки эш эзләүче дип танылырга;
  • «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан бирелгән рекомендациясе булырга.

Әлеге льгота шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру максатында социаль контракт төзегән очракта гына кулланыла. Эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм башка юнәлешләр буенча төзелгән социаль контрактларга ул кагылмый.

I яки II төркем инвалидлыгы булган МХО катнашучылары социаль контракт алу хокукыннан баш тартып, аны рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылган хатыннарына тапшыра ала. Бу очракта да контракт гаилә керемен исәпкә алмыйча һәм бары тик шәхси эшмәкәрлек ачу өчен генә төзелә.

Ведомствода ассызыклаганча, әлеге яңалыклар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәмне арттыруга юнәлдерелгән.

Искәртеп узыйк, 2025 елда МХОдан кайткан 28 сугышчы, шулай ук МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары булган 52 кеше социаль контракт төзегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев