Бүген, 2 февральдә, Казанда муниципаль парковкалар тәүлек буе бушлай булачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте.
Режим "Буран" оператив планы гамәле белән бәйле рәвештә кертелә. Чара юлларны кардан чистарту буенча хезмәтләрнең эшен җиңеләйтүгә һәм махсус техника узуга комачаулый торган юл кырыйларында калдырылган автомобильләр санын киметүгә юнәлтелгән.
Татар-информ
Нет комментариев