Мошенниклар салым хезмәте исеменнән ялган хатлар тарата башлаган
Яшәеш

Мошенниклар салым хезмәте исеменнән ялган хатлар тарата башлаган

Башта кешегә декларациядәге мәгълүматларны төзәтергә яки керемнәрне расларга кирәклеге турында кәгазь хәбәр килә.

Аннары электрон почта аша Федераль салым хезмәтенең (ФНС) ялган сайтына алып керә торган сылтама җибәрелә.

Андый сайтта логин, пароль яки башка шәхси мәгълүматларны кертмәгез — алар мошенниклар кулына эләгергә мөмкин.

Шикле сылтамаларга күчмәгез, шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз!


Нет комментариев