Мошенниклар россиялеләргә Телеграмнан һөҗүм итә башлаган
Алар кешеләрне Телеграм аша табибка язылырга өнди.
Мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» аккаунтларына керү мөмкинлеген алу өчен россиялеләргә Телеграмнан һөҗүм итә башлаган.
Депутат Немкин сүзләренчә, башта аферистлар үзләрен ЕМИАС системасы белгечләре булып таныштыра һәм кулланучыларга, табибка язылу өчен, махсус ботлы чатларга күчәргә тәкъдим итә. Шуннан соң мошенник корбаннары фейк порталга күчерүче фишинг сылтамага тап була. Анда үз мәгълүматларын кертеп, кулланучылар барлык мәгълүматларын җинаятьчеләр кулына тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев