Мошенниклар «Яндекс» сервисларындагы проблемаларны мәгълүмат урлау өчен кулланган
Яшәеш

Мошенниклар «Яндекс» сервисларындагы проблемаларны мәгълүмат урлау өчен кулланган

Бу хакта бүген «Татар-информ»ның интернетта мошенниклык турындагы матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мәгълүмат иминлеге бүлеге башлыгы Ленар Бадыйков сөйләде.

«Мошенниклар «Яндекс» сервисындагы проблемаларны үз максатларында куллана башлаган. Хәзер сервис торгызу режимында, ә мошенниклар мәгълүматларны торгызу сылтавы белән тикшерү коды яки башка мәгълүматлар сорый. Барысы да кодны урлауның классик схемасына барып тоташа», – дип сөйләде Ленар Бадыйков.

Татарстанда мондый мошенниклык очраклары теркәлмәгән.

Татар-информ


Нет комментариев