Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизациянең яңа дулкыны булачакмы?

Бу сорау Көнчыгыш икътисадый форумында бирелгән.

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Россиядә яңа мобилизация игълан итү мәсьәләсе каралмый.

- Бу мәсьәлә каралмый, – дигән Песков мобилизация турындагы сорауга җавап биреп.

Кремль вәкиле әйтүенчә, МХОдә катнашу өчен Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләр саны көннән-көн арта.

- Чыннан да, контракт төзергә килүчеләр күзгә күренеп ишәя, – дип билгеләп үткән Песков.

Август аенда Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, Курск өлкәсендә килеп туган хәлләргә бәйле рәвештә мобилизациягә ихтыяҗ юк. Депутат сүзләренә караганда, хәзерге вакытта фронтта хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен кешеләр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев