Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мизгел эчендә үлде». Ишегалды себерүче ир-ат таудан шуып төшкән дә муенын сындырган

Яңа Мәскәүдә ишегалдындагы таудан шуып төшкән ир-ат һәлак булган. Аның муены сынган.

Мәрхүм биредә ишегалды себерүче булып эшләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. Ир-ат, төшеп җитәргә берничә метр калгач, ясалма каршылыкка бәрелгән.

Фаҗига 8 декабрьдә кич белән була. Таҗикстанда туып-үскән, биредә ишегалды себерүче булып эшләүче 31 яшьлек ир-ат дуслары белән боз тавыннан шуа. Төшкән чакта ул ясалма койма ягына таба шуып китә дә муенын сындыра. Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра, тик ул табиблар килгәнче үк – мизгел эчендә үлгән.

Мәрхүмнең иптәшләре сүзләренчә, ул, бәхәсләшеп, таудан шуа башлаган. Ясалма каршылык – күпер астыннан чыгып китәм, дип бәхәсләшкән, ләкин бик зур тизлектә килеп бәрелгән. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, анда шумыйлар. Бик кечкенә балалары булган ата-аналар гына шуа. Үсмерләр өчен дә бу урын куркыныч санала. Идарәче компания икенче көнне үк әлеге тауны ком белән күмеп куйган, диелә хәбәрдә.

Чыганак – фото: Интертат сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев