Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Татар АССР төзелүнең 106 еллыгы белән котлады һәм әлеге датага багышланган, нейрочелтәрләр ярдәмендә эшләнгән кыска видеоролик урнаштырды.
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
«1920 елның 25 июне — ТАССР игълан ителгән көн. Бу — республикабыз тарихындагы әһәмиятле дата!» — дип язды Татарстан Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.
«Үзенең йөз елдан артык тарихында Татарстан илебезнең иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсенә әверелде һәм шул ук юнәлештә хәрәкәт итүен дәвам итә», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ
Нет комментариев