Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәтен булдыру инициативасын хуплады
Эшчәнлекләре халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәтенә кушылды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәтен оештыруны хуплады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!”га эшчәнлекләре халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Бу - республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар.
Хәрәкәт эшчәнлеген социаль ярдәм штабы координацияләячәк, аңа активистлар һәм аеруча, массакүләм иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре керә.
"Без, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ татарстанлыларны күбрәк колачлау мөмкинлеге булсын өчен, көчләрне туплап, республика хәрәкәтенә берләшергә кирәк, дип хәл иттек. Бу эшчәнлеккә мөмкин кадәр күбрәк битараф булмаган кешеләрне җәлеп итеп, барлык ресурсларны һәм проектларны туплап, Республика масштабында киң социаль ярдәм күрсәтү . Һәм республика Президентының безне хуплавы бик мөһим ", - дип сөйләде республика хәрәкәте инициаторларының берсе - "Егоза" мәгариф үзәге директоры Наталья Реснянская.
Очрашуда, шулай ук, «Казан Экспресс» компаниясе вәкиле Айрат Сөнгатуллин һәм «Ак Барс» ХК сакчысы Альберт Яруллин катнашты.
Наталья Реснянская республикада күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. «Казан Экспресс» компаниясе өлкәннәргә 10 мең азык-төлек җыелмасы китерү инициативасы белән чыкты, ә Альберт Яруллин ялгыз һәм аз керемле пенсионерларга, инвалидларга, шулай ук, күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмасын таратты.
Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтендә катнашучылар инициативасын югары бәяләде, аның кирәклеген һәм үз вакытында булуын ассызыклады. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, килеп туган хәлдә өлкән яшьтәге гражданнар турында гына кайгыртырга түгел - Татарстанның мохтаҗ һәр кешесенә ярдәм итәргә кирәк.
"Бүген ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышучы барлык битараф булмаган кешеләргә мин бик рәхмәтле. Мондый авыр вакытта, шундый игелекле эшкә мобилизацияләнә алуыбыз, бик мөһим”, - дип өстәде ТР Президенты.
Республика җитәкчесе, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучыларны шәхси саклау чаралары - медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук, башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев