Мин бәләкәй татарга ярамый мондый көнне озак йоклап ятарга!
Яшәеш

Мин бәләкәй татарга ярамый мондый көнне озак йоклап ятарга!

Бүген татар бәйрәме...

Бүген 
 
Алсу җил таң нурларын
Сибеп китте тәрәзгә.
Урынымнан торалмый
Яттым әле беразга. 
 
Нәрсәдер чаж-чож итә
Әй исләре, исләре!
Искә төшерә өйдә
Бәлеш; пешкән кичләрне. 
 
Тордым, кердем кухняга. 
Камыр шулай, чыжылдап,
Табага төшә икән,
Кетер-кетер кетердәп,
Коймаклар пешә икән. 
 
Миңа карап елмая
Матур йөзле әбием.
Сөлгегә кулын сөртә
Ак яулыклы әнием: 
 
— Юын, чистарт тешеңне,
Матур итеп киен!— ди,—
Бүген татар бәйрәме —
Гает көне бүген!— ди. 
 
Йөгердем юынгычка.
Мин бәләкәй татарга
Ярамый мондый көнне
Озак йоклап ятарга. 
 
Рәшит Бәшәр


Нет комментариев