Милләтләр дуслыгы – уртак байлыгыбыз: Яшел Үзән гимназиясендә төрле халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм иҗаты бер сәхнәдә очрашты
Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә «Россия халыклары традицияләре һәм кыйммәтләре» дип исемләнгән халыкара милли мәдәниятләр төбәкара фестивале узды.
2026 ел Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Россия – бай тарихлы һәм күпмилләтле дәүләт. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре бар һәм алар илебез үсешенә үз өлешен кертә.
Әлеге фестиваль дә нәкъ менә шул максатларны күздә тотып, Халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы кысаларында үткәрелде. Чараны Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО), «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, район мәгариф идарәсе һәм 10нчы гимназия оештырды. Фестивальнең төп максаты – мәдәни күптөрлелекне үстерү, төрле халыкларның традицияләренә кызыксыну уяту, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу.

Фестиваль «Әдәби иҗат», «Музыкаль иҗат», «Хореография», «Әдәби музыкаль композиция», «Сынлы сәнгать», «Милли ризык» номинацияләре буенча узды. Бу көнне гимназиядә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкемсөрде. Аеруча «Милли ризык» номинациясе күпләрне җәлеп итте: өстәлләрдәге төрле милләт ашлары күз явын алырлык иде. Укучылар аларны әзерләү серләре белән дә уртаклашты.

– Гимназиядә тәрбиянең нигезе – халык традицияләре. Ел саен кунакларны кабул итүебезгә шатбыз. Мондый чаралар балаларны толерантлыкка, үз тамырларын хөрмәт итәргә өйрәтә. Яшәгән төбәгеңнең, гаиләңнең тарихын белү – бик мөһим. Быел 225 катнашучыны җәлеп итә алдык, – дип билгеләп үтте гимназия директоры Светлана Будько.

Фестиваль кысаларында Кытай, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан кебек илләрдән килгән балалар да катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен үз туган телләрендә сөйләп, тамашачыларны сокландырды . Бөек шагыйребез әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр искиткеч осталык һәм зәвык белән башкарылган иде. Милли җырлар, биюләр, театр күренешләре, рәсемнәр – барысы да югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Балаларның һәм укучыларның киң кырлы талант ияләре булуына гаҗәпләнеп, сәхнәдә чын артистларча чыгыш ясауларына куанып, алкышларга күмдек. Бу урында, остазларына рәхмәттән башка сүз юк. Кунаклар арасында танылган галимнәр һәм иҗат әһелләре дә бар иде. Алар да соклануын яшермәде. Ә «Риваять» этно-төркеменең чыгышы фестивальнең чын бизәге булып истә калды.

– Фестиваль гимназиябездә икенче тапкыр үткәрелә. Киләчәктә аны традициягә әйләндерергә телибез. Чөнки мондый чаралар балалар арасында дуслыкны ныгыта, безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, хөрмәт итәргә, уртак кыйм мәтләрне сакларга ярдәм итә. Юкка гына: «Дуслык – халыкларны берләштерүче иң зур көч», – димиләр. Гимназиябездә 12 милләт баласы дус һәм тату белем, тәрбия ала. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм, – ди 10нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, чараны югары дәрәҗәдә оештыручыларның берсе һәм алып баручы Миләүшә Нәҗметдинова.

Төрлелек – безнең байлыгыбыз, бердәмлек – безнең көчебез. Әйе, дус-тату яшәүләргә ни җитә! Әлеге фестиваль дә нәкъ менә шуның ачык мисалы булды. Иң мөһиме – мондый очрашулар күңелләрдә җылы хатирәләр калдырып кына калмый, ә яшь буынга дуслык, татулык, бердәмлек кебек иң мөһим кыйммәтләрне сеңдерә. Чөнки киләчәк – нәкъ менә бер-берсенә ихтирам белән караучы, уртак тел таба белгән, дус-тату яшәүче буын кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев