Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев җирле блогерлар белән очрашты

Социаль челтәрләрдә язылучылар саны 140 меңнән артып киткән егет-кызлар белән Михаил Афанасьев шәһәр һәм районның киләчәген үстерү турында фикер алышты.

«Сез – барыгыз да креатив, һәркайсыгыз үз блогларында мөһим темаларга кагыла, безнең шәһәр һәм район кешеләре тормышы турында, кызыклы урыннар, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйлисез. Яшел Үзәнне тагын да яшәргә уңайлырак итәр өчен бергә эшләргә кирәк. Бездә искиткеч һәм талантлы кешеләр, кызыклы производстволар, мөһим проектлар, матур урыннар күп — барысын да халыкка күрсәтеп була», — дип башлады блогерлар белән әңгәмәне район җитәкчесе.

Әңгәмәдәшләр шунда ук аны хуп лады, районда һәм шәһәрдә һәркем белми торган кызыклы урыннар күп булуын билгеләп үтте. Аралашу вакытында блогерлар төрле темаларны күтәрде, шул исәптән гражданнарга юридик ярдәм, балалар өчен «кайнар линия», яшьләр өчен ял итү... Мондый форматта очрашулар дәвамлы булачак, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев