Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Математика — киләчәккә юл

Яшел Үзәндә Берләштерелгән вузара математика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Чара «Ак Барс» укыту үзәге базасында оештырылды һәм дүрт сәгать дәвамында ул фикерләү, логика һәм тырышлык мәйданына әверелде.

Олимпиадада Россиянең төрле шәһәрләреннән — Ульяновск, Чебаксар, Яңа Чебаксар, Ижау, Тольятти, Йошкар-Ола, Пермь, Ярославль, Казан, Яшел Үзән һәм башка төбәкләрдән килгән 100дән артык өлкән сыйныф укучысы катнашты. Алар үзләренең математика белемен сынатты. Җиңел булмады. Әмма гадел булды.

Олимпиада нәтиҗәләре илнең күп кенә техник югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә. Димәк, бу сынау кайбер укучылар өчен һөнәри киләчәккә таба мөһим адымга әйләнергә мөмкин.

«Мондый олимпиадалар — сәләтле балалар өчен чын интеллектуаль лифт. Монда бары тик белем, хезмәт һәм ихтыяр көче генә хәл итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов.

Әлеге олимпиада Яшел Үзәндә депутат Ренат Искәндәр улы инициативасы һәм Санкт-Петербург дәүләт диңгез техника университеты ярдәмендә дүртенче тапкыр үткәрелә. Вакыт белән сыналган, нәтиҗәсе булган проект. Һәм бу — иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев