Ленин урамындагы кибеттән терминал урлаганнар
13 – 19 июльдә эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 14е – шәһәрдә, 8е районда булган. 5 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 13 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 җинаять теркәлгән.
Ленин урамындагы кибеттән билгесез зат 12010 сумлык терминалны урлап чыккан.
Билгесез зат Осиновода яшәүче 35 яшьлек ирнең 19 мең сум акчасын урлаган. Яшел Үзәндә яшәүче 54 яшьлек ирнең дә 31 мең сумы шулай серле рәвештә урланган.
Казан – Волжск – Йошкар-Ола автоюлында, ЮХИДИ хезмәткәрләре, 42 яшьлек ир йөртүендәге автомашинаны туктаткан. Аның пассажиры, тоткарлаган вакытта, 2,65 грамм наркотик матдә салынган төргәкне ыргытып, хөкем ителүдән котылмакчы булган.
Билгесез зат Интернет аша тайник ясап, аннан 40 яшьлек яшел үзәнлегә законсыз рәвештә наркотик матдә саткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев