Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лаеклы җиңүчеләр бүләкләнде

Хөрмәтле дуслар, «Яшел Үзән» газетасы район хакимияте белән берлектә оештырган «Чәчәкле ишегалды – 2021» фото-конкурсында җиңүчеләр белән таныштырган идек инде. Соңрак сайтыбыз да тавыш бирү буенча җиңүче ачык ланды. Ул – Мулла Иле мәдәният йорты. Котлыйбыз!

Өч айга сузылган бәйге тәмам. Әйе, быел райондашларыбыз бик актив булды. Елдан-ел катнашучыларның артуы безне, һичшиксез, шатландыра. Чөнки нәкъ менә шушы бәйгедә катнашыйм әле дип, тирә-юнен чәчәккә күмүчеләр дә бихисап. Яхшы бит: өй алларында, капка төбендә иртә яздан көзгә кадәр үсентеләр ямь биреп утыра һәм хезмәтеңне күреп, бәяләп, саллы гына суммада бүләкләп тә куялар. Элеккеге хакимият башлыгы Александр Тыгинның да конкурска старт биргәндә максаты шундый иде, ничек тә авыл урамнарында да күбрәк чәчәкләр үстерү. Акрын гына булса да, моңа ирешеп киләбез.

Туй үпкәсез булмый дигән кебек, бәйге узганнан соң да райондашларыбыздан бик күп фикерләр ишетергә туры килде. Гәрчә алдан ук конкурсның шартлары белән таныштырып барган идек. Инде газетада укымый калганнар өчен социаль челтәрләрдән баш мөхәрриребез атна саен диярлек ничек һәм нәрсә икәнен чәйнәп үк аңлатып бирде. Әлбәттә, беренче шарт утыртылган чәчәкләрнең урам ягыннан күренеп торуы, ә икенчесе – «Яшел Үзән» газетасына 6 айга язылу.

Бары шулар гына. Тик бик күп катнашучыларыбыз икенче шартны үтәп торуны кирәк дип санамаган. «Яшел Үзән» оештырган бәйгедә катнашып, газетага язылып тормау башка сыймаслык. Алай гына да түгел, берничә ел рәттән безнең бәйгедә җиңү яулаган райондашларыбыз, гомумән, безнең газетаны алдырмый икән бит!

Менә монысы инде, руслар әйтмешли «обидно» булды, җәмәгать. Без сездән фотоларны кабул итеп, сайт ка, социаль челтәрләргә урнаштырып барабыз, инде жюри әгъзаларына хезмәт җимешләрегезне тәкъдим итеп, район хакимиятеннән саллы бүләкләр юнәтү артыннан чабабыз, бөтен шәһәр һәм ра йон халкы алдында Республика көнендә «Авангард» стадионының төп сәхнәсендә зурлап бүләклибез, ә кайберәүләр шул 700 сумга ярты ел буе өйгә килеп торучы газетага язылуны кирәк дип тапмый. Бу мәгълүмат безгә билгеле булмас дип уйлаганнардыр инде, әмма моны белгәч, башка күсәк белән суккан кебек булды. Шуңа да, җиңүгә лаеклы катнашучыларыбыз, инде I урын алды дигәндә генә, бәйгедән төшеп калды.
Ә конкурс шартларын төгәл үтәп, төрле номинациядә җиңгән якташларыбызны быел да бәйрәм көнендә төп сәхнәдә бүләкләдек.

Быел бәйгегә 1208 кеше, социаль учреждениеләр заявка биргән икән, димәк шуның кадәр ишегалды, капка төбе матурланды, дигән сүз. Катнашучыларга, бәйгене оештыручыларга, ярдәм иткән район башлыгына зур рәхмәт. Районыбыз киләчәктә тагын да ямьләнер, чәчәк атар дип ышанам, – дип теләкләрен җиткерде ра йон Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.
 

– Достоевскийның «Идиот» романында күпләргә инде билгеле «Матурлык дөньяны коткарыр» дигән сүзләр бар. Караламада Федор Михайлович бу фразаны «Дөнья матурлык белән сакланып калачак» дип язган. Минем карашка монысы дөресрәк тә! Һәм «Чәчәкле ишегалды – 2021» конкурсы призерлары үз теләкләренә иреште: районыбыз урамнарын тагын да матурайтты. Безнең «Яшел Үзән» газетасы редакциясе бу конкурсны иң беренче булып 2015 елда ук башлап җибәрде. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә, безнең конкурста катнашучылар саны иң күп – быел без Яшел Үзән районында яшәүчеләрдән меңнән артык гариза кабул иттек. Һәр катнашучыга, матур-матур чәчәкләр, төрле сыннар-эшләнмәләр белән авыл урамнарын аллы-гөлле төсләргә баетканыгыз, якын-тирәдәгеләрегезнең кәефен күтәргәнегез өчен рәхмәт әйтәбез, – дип баш мөхәррир Илсөя Завилейская җиңүчеләрне котлады.

Гүзәллек тудыручыларның үзләренә дә чәчәк бәйләмнәре, акчалата сертификат тапшырылды һәм киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив булып катнашырсыз дип өметләнеп калабыз. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев