***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Башкортстанда яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын кызы күз алдында үтергән.
Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 8 сентябрендә «Урман» тимер юл станциясе территориясендә 49 яшьлек ир-ат белән хатын-кыз талаша. Алар элек бергә яшәгән булган. Хатын бергә яшәргә теләми, ир шуңа ачулана.
Үпкәләгән ир-ат хатын-кызга кимендә 6 тапкыр пычак кадый һәм качып китә. Бу хәлне хатынның 18 яшьлек кызы күреп тора. Хатын урында ук үлә. Ирне тиз арада тоталар һәм кулга алалар, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев