Кырымга Украина Кораллы көчләре һөҗүм иткән: һәлак булучылар бар
Кичә Форос бистәсенә Украина Кораллы көчләре ничек һөҗүм итүе турында «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына караган «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге директоры Кира Маслова сөйләде, дип яза хәбәрче Елена Фенина.
Һөҗүм вакытында директор лагерьдә булган. Шартлау тавышлары ишетелә башлагач, ул персоналны эвакуацияләүне оештырырга ашыккан.
«Без моның ничек була икәнен яхшы беләбез, беренче тапкыр шундый зур һөҗүм булды. Персоналны тиз эвакуацияләдек. Мондый очраклар өчен бездә лагерь төзелгәндә үк оештырылган яшеренү урыны бар. Һөҗүм вакытында ял итүчеләр юк иде», - дип сөйләде Кира Маслова.
Нәтиҗәдә лагерьгә зыян килмәгән, бөтен инфраструктура төзек, дип хәбәр итте ул.
«Мәктәпкә бик нык зыян килде – бу безнең яндагы күрше бина. Актлар залы җимерелде, бина бик каты янды. Төтен бик каты булды, ут күренде», - диде лагерь директоры.
Кира Маслова зыян күрүчеләрне үзе күрмәвен, аның танышларыннан берәү дә зыян күрмәвен әйтте.
«Төнлә лагерь территориясен махсус хезмәтләр карап чыкты, БПЛА калдыклары табылмады. Көндез кабат карап чыгачаклар. Безне бу ситуация куркытмады. Мин үземнең кайда булуымны һәм кайда эшләвемне бик яхшы аңлыйм. Китәргә теләгем юк, әлбәттә», - дип билгеләде ул.
Кичә Кырымдагы Форос бистәсенә Украина Кораллы көчләре һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә «Форос» шифаханәсенә һәм мәктәпкә зыян килгән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар. Хәзерге вакытта якынча 16 кеше яраланган һәм өч кеше һәлак булганлыгы билгеле, шуларның берсе – зыян килгән мәктәпнең каравылчысы.
«Урында профильле хезмәтләр эшли, кешеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Ситуацияне шәхси контрольдә тотам. Тынычлык саклавыгызны һәм рәсми мәгълүматларга гына ышануыгызны сорыйм», – дип язган Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов телеграм-каналында.
Татар-информ
Фото: соц.челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев