Күршеләр аркасында Яшел Үзәндәге шәхси йортта 4 этажны да су баскан
Безнең күршеләребез җылылык бирер вакыт җиткәч, фатирларында ремонт ясый башлады.
Торбадан чыккан су, кайсы тишеккә керергә белмичә, хәтта балконнан шаулап урамга акты. Шундый вакытта кем ремонт ясый инде җә?! Үзләренә генә түгел, аскы катта яшәүчеләргә дә күпме проблема тудырдылар. Без җәен торбаны берничә сантиметрга гына күчерергә кирәк булгач, идарәче компаниядән, гариза язып, рөхсәт сорадык. Мастер өйгә килеп карагач кына, ризалык бирде. Һәр эшнең җае бар, дип әйтүем иде. Менә шундый көтелмәгән күңелсезлекләрдән Аллаһ сакласын.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев