Күп очракта янгын ут белән саксызлыктан чыга
10 – 16 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр тревога буенча 8 тапкыр чыккан.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
3 янгынны юкка чыгарганнар. 1 тапкыр юл-транспорт фаҗигасенә барганнар. 2 чакыру ялган булган.
Октябрьский бистәсенең Спортивная урамындагы Глэмпинг-клубта 15 квадрат метр мәйданда кунак йорты янган. Утның электр җиһазыннан чыккан булуы бар.
Яшел Үзәннең Кооператив урамындагы файдаланылмый торган ике бинада электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә үтәмәүдән янгын чыгып, 90 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Карамалы Тауның Первомайская урамындагы кеше яшәми торган шәхси йортта янгын ут белән саксызлыктан чыккан. Нәтиҗәдә, 80 квадрат метр мәйданга зыян салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев