Күгәйдә Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган матур чара оештырдылар
Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Тәрбиячеләр, Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен истә тотып искиткеч матур бәйрәм чарасы уздырганнар.
- Балалар үзләренең рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен шигырь һәм җырлар, матур биюләр аша җиткерделәр, хөрмәт билгесе итеп, үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдылар. Без, лаеклы ялда булган өлкән буын, хезмәт елларында булган якты истәлекләрне сөйләп, яшь буынга җиткердек. Бәйрәм сый тулы чәй табыны артында дәвам итте. Шәйхнурова Гөлнара Рәшит кызы җитәкләгән мәктәп һәм балалар бакчасы коллективына, балаларга өлкәннәр исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу очрашу барыбызның да күңелләренә җылы һәм якты хатирә булып кереп калды, - дип яза Альмирә Сабирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев