«Крокус»тагы теракт эше буенча 20дән артык кеше тоткарланган
ФСБ директоры 22 мартта Мәскәү астындагы «Крокус Сити» сәүдә-күңел ачу комплексында булган терактны тикшерүдә зур прогресс турында хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта йөзләгән гаепсез кешеләрнең, шул исәптән хатын-кызларның һәм балаларның гомерен өзгән җинаятьне оештыруда һәм башкаруда катнашы булган 20дән артык кеше тоткарланган.
Бортников тикшерүнең Россиядә тыелган Әфган-Пакистан зонасында урнашкан «Вилаят Хорасан» террор төркеме әгъзаларының терактка катнашы булуын ачыклавын билгеләп үтте. Һөҗүмне турыдан-туры башкаручылар Россиягә Төркиядән теракт ясалганчы ук килгәннәр.
Ул тикшерүдә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның махсус хезмәтләреннән коллегалары ярдәм итүен ассызыклады.
Бергәләшеп, террорчылыкка катнашы булган кешеләрнең шактый зур өлешен тоткарларга мөмкин булды. Әмма бу җинаятьнең калган фигурантларын, шулай ук заказчыларын ачыклау һәм тоткарлау эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев