Бөгелмә механика заводында бәхетсезлек очрагы булган.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә эш вакытында кран ава, һәм 63 яшьлек эшче хатын кабинадан егылып төшә. Хатын-кыз җәрәхәтләр алган.
Вакыйга урынына шәһәр прокуроры Ришат Шакиров барган. Хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган.
Татар-информ
Нет комментариев