Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә машиналар тимер өеменә әверелгән
Фаҗига Магнитогорск – Ира юлында була.
Биредә «УАЗ» белән «Хундэй» бәрелешә. «УАЗ» белән – 66 яшьлек, «Хундэй» белән 61 яшьлек ир-ат идарә итә.
«Хундэй» йөртүчесе һәм салондагы 2 пассажир «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. «УАЗ» йөртүчесен һәм салондагы пассажирны хастаханәгә китерәләр. Анда «УАЗ» йөртүчесе дә вафат була.
Зианчура районында яшәүче 61 яшьлек ир-ат «Хундэй» машинасында 2 пассажир белән өенә таба кайтып бара. Пассажирлар 1972 елда туган кешеләр, алар йөртүченең күрше авылында яши, ир белән хатын булулары ихтимал. Бер мизгелдә «Хундэй» каршы як полосага чыга һәм «УАЗ»га бәрелә. Машиналар тимер-томыр өеменә әверелә. «УАЗ»да баручылар – Морак авылы кешеләре, алар да өйләренә таба кайтып бара торган була.
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, https://www.bashinform.ru
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев