Корнорнавирус турындагы фейклар өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр
Интернет аша хатын-кыз төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.
Кронавирус турында фейклар өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Приамурьеда коронавирус белән авыручылар турында фейк-хәбәрләрне Челтәр мониторингы вакытында Амур өлкәсе полицейскийлары тапкан. Аларның авторын тиз арада ачыкланган. Ул Свободный шәһәр кешесе булып чыккан.
Шикләнелүчегә карата "Массакүләм мәгълүмат иреген явызларча куллану" маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер Приамурьеда яшәүче хатын-кызга 30дан алып 100 мең сумга кадәр штраф яный.
Амур өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановка сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә тотрыклы эпидемия вәзгыяте, респиратор инфекцияләре белән авыру исәбе чик бусагасыннан түбән дәрәҗәдә һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы көрәш штабы, Татарстанда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атаган иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, чит ил сәфәрләреннән кайткан һәркемгә медицина күзәтүе өйдә уздырыла, дип ышандырды. Шулай ук, аларның коронавирус симптомнары юк, дип билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев