Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Контракт буенча хезмәт итүче ирнең 5 млн артык акчасын урлаганнар

7 – 13 июльдә эчке эшләр бүлегендә 53 җинаять теркәлгән.

Шуларның 36сы – шәһәрдә, 17се районда булган. 19 җинаять ачылган, 18е – «кайнар эздән». 1 тап­кыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 көчләү, 1 талау, 30 урлау, 16 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Столичная урамындагы кибеттән 5250 сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 35 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

Ремплер авылының Кооперативная урамындагы йорттан 43 яшьлек ирнең 1266000 сум акчасын (долларларда, сумнарда һәм таҗик сомониларында булган) һәм 400000 суммасындагы алтын әйберләрен урлап чыкканнар.

Билгесез затлар, контракт буенча хезмәт итүче 45 яшьлек ирнең, акчасын куркынычсыз счетта саклау белән алдап, 5495000 сум акчасын урлаган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев