Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев котлый

23 февраль – көч, батырлык, шөһрәт һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм көнендә без тарихи сугыш кырларында җиңү яулаган, Россия гаскәрләренең патриотик традицияләрен алга сөргән һәм үз тормышлары бәрабәренә Россия бәйсезлеген яклаучылар алдында баш иябез. Әфганстанда, Чечен Республикасында һәм башка «кайнар нокталарда» бурычларын намус белән үтәгән хәрбиләргә тирән рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Үзен ватанга хезмәт итүгә, аның азатлыгын һәм куркынычсызлыгын яклауга багышлаганнарны хөрмәтлибез. 
Хәрби постта яки тыныч хезмәттә булуыбызга карамастан, һәрберебез үзенең эше белән бөек Россиянең, респуб­лика һәм яраткан районы, шәһәренең байлыгын һәм данын арттыруга зур өлеш кертә. 
Чын күңелдән хезмәтегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм имин көннәр телим!
Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, 
Яшел Үзән шәһәре мэры 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев