Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле райондашлар! «Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры Евгений Жирков котлый

23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме – батырлык, намус һәм кыюлык көне белән сезне ихластан котлыйбыз!

Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һәм шулай ук булып калса иде.
Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге көндәге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр, илебезнең иминлеге, туганнарының һәм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Бәйрәмдә туган илебез сакчыларына һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.

Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев