Кем бушлай дарулар алырга мөмкин?
Яшәеш

Кем бушлай дарулар алырга мөмкин?

***

Кем даруларны бушлай алырга мөмкин?

- инвалидлыгы булган гражданнар;

- хәрби хәрәкәтләр ветераннары;

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

- нацист Германиясе төзегән лагерьларның элеккеге тоткыннары;

- техноген һәлакәтләр яки атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысыннан зыян күргән затлар;

- СССР яки Россия геройлары;

- Социалистик Хезмәт геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары.

Нинди даруларны бушлай алып була?

- яшәү өчен кирәкле дип танылган препаратлар;

- махсус дәвалау мөмкин булмаган очракларда бирелә торган препаратлар;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус туклану.

Татар-информ


Нет комментариев