Кече Шырданга бару юлында ялгыз аккошны коткарганнар
Ходяшевадан ерак түгел юлда эсседән хәлсезләнгән кош күрдек. Якын-тирәдә бер сулык та юк. Аны үзебез белән алып китәргә булдык...
Кичә биредә чишмә бәйрәме узды. Аны Каюм Насыйри туган ягын торгызу фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина оештырды.
"Ходяшевадан ерак түгел юлда эсседән хәлсезләнгән кош күрдек. Якын-тирәдә бер сулык та юк. Аны үзебез белән алып китәргә булдык. Юл буе аккош ара-тирә башын күтәреп, тавыш-тын чыгармыйча, безне күзәтеп барды. Гаҗәп, әмма ул бездән бөтенләй курыкмады.
Шырданда инде без белгечне чакырдык, ул каурыйлы кунакны тикшерде. Алга таба Аккош олы йөрәкле Асия Наилевнада яшәячәк," - дип язган үзенең телеграм битендә Яшел Үзән меры Михаил Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев